Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Чагин:"Җиңүебезне Илгизәр Мәрдивнең якты истәлегенә багышлыйбыз"

Аргентинада "Дакар-2015" халыкара раллие төгәлләнде. Барлыгы 13 этаптан торган һәм 3 илдә - Боливия, Чили, Аргентина биләмәләрендә уздырылган раллиның гомуми зачетында 13 нче тапкыр Россиянең «КАМАЗ» машиналарында «КАМАЗ-Мастер» командасы отты. Айрат Мәрдиев экипажы (Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов) беренче урында булуын белдереп, әлеге экипажның былтыр 2 нче этапны узганда...

Аргентинада "Дакар-2015" халыкара раллие төгәлләнде. Барлыгы 13 этаптан торган һәм 3 илдә - Боливия, Чили, Аргентина биләмәләрендә уздырылган раллиның гомуми зачетында 13 нче тапкыр Россиянең «КАМАЗ» машиналарында «КАМАЗ-Мастер» командасы отты.

Айрат Мәрдиев экипажы (Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов) беренче урында булуын белдереп, әлеге экипажның былтыр 2 нче этапны узганда 386нчы километрда һәлакәткә юлыгып, ралли дистанциясеннән чыкканлыгын искәртик.

Эдуард Николаев экипажы (Эдуард Николаев, Евгений Яковлев, Руслан Әхмәдиев) - икенче урында, 2014 елгы ралли җиңүчесе Андрей Каргинов экипажы (Андрей Каргинов, Андрей Мокеев, Игорь Леонов) - өченче. Россиянең «КАМАЗ-Мастер» командасына техник ярдәм күрсәтүче Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге экипаж (Дмитрий Сотников, Игорь Девяткин, Андрей Аферин) исә бишенче урын алды. Россия командасын эзәрлекләп барганнардан иң якыны "MAN"да узышкан чех Алеша Лопрайс экипажы булып, ул дүртенче килде, ә җиңүче белән аның вакыт аермасы - 1 сәгатьтән дә артык.

Бүгенге 174 километрлы махсус участок, һава шартлары начар булганга, кыскартылды, һәм ул узыш нәтиҗәсенә тәэсир итәрлек түгел иде. Россия командасына фәкать ватылмый гына финишка килеп җитү кирәк иде. Нәтиҗәдә, Россия командасы бүген өченче, дүртенче, бишенче һәм җиденче булып финишка җитте, шулай да, бу аларга тулаем раллиның җиңүчесе булырга комачауламады.

13 нче этапта беренче булып "IVECO"да Голландиянең Ханс Стейс экипажы килеп җитте, икенче - "MAN"да голландияле Марсель ван Влит, өченче - Россиянең Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге экипажы һәм ул бөтен узышның гомуми зачетында җиңүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев