Владимир Путин Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм үтүне хуплады.
Мөфти Равил Гайнетдин әлеге тарихи вакыйганы зурлап уздыруны сорап дәүләт башлыгына мөрәҗәгать итте.
Россиядә Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү лаеклы рәвештә, «дәүләт дәрәҗәсендә» узачак, дип белдерде Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россия дини берләшмәләре лидерлары белән онлайн-очрашу барышында. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге утырышта ясаган чыгышында Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин дәүләт башлыгына Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасының 2022 елда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын киң колач белән билгеләп үтү инициативасын хуплау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев