Владимир Путин бүген халыкка мөрәҗәгать итәчәк
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин бүген халыкка мөрәҗәгать итәчәк

Ил башлыгы чыгышы Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә башланачак.

Бүген, 16 сентябрьдә, Россия Президенты Владимир Путин,  18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уңаеннан, халыкка мөрәҗәгать итәчәк. Ил башлыгының чыгышы Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр иткән дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

«Президент кичке алтыда илебездә яшәүчеләргә бу атна ахырында узарга тиешле парламентка сайлау уңаеннан телевидение аша мөрәҗәгать итүне күздә тота», – дигән ул журналистлар белән әңгәмәсендә. Кремль вәкиле әйтүенчә, бу сайлаулар алдыннан традицион мөрәҗәгать.

Билгеле булганча, Парламент катнаш система буенча булдырылачак: 450 мандатның яртысы (225 урын) – федераль партия исемлекләре арасында, икенче яртысы – бер мандатлы сайлау округлары арасында бүленәчәк.
 


Нет комментариев