Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхинең иң популяр җыр авторы вафат

Үләсе көнне ул Ялтага китәргә тиеш булган.

Уфада радио ветераны, журналист, җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Абдуллина вафат булды. «Кызыл таң»  газетасы хәбәр итүенчә, ул озак еллар  яман чир белән көрәшкән. 

Нурия Абдуллина «Утыр әле, әни, яннарыма» җырының көй һәм сүзләре авторы. Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи башкарундагы бу җырны тамашачылар бик яратты. Аны башка җырчылар да теләп башкара. 

«Нурия апабыз да китеп барды. Урыны җәннәттә булсын. Хәния апам аның «Утыр әле, әни, яннарыма» җырын һәр концертында яратып җырлады, ә тамашачы елый-елый тыңлады. Хәзер инде сайрар кошларыбыз җәннәттә җырласыннар. Нурия апаның якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен», – ди Фирүзә Ибәтуллина. 

Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Зифа Нагаева «Юлдаш» радиосында Нурия ханым белән бергә эшләгән. 

– Нурия белән Музыка-педагоия көллиятендә бер чорда укыдык, бергә концертлар куеп, авылларыбызга кайтып йөрдек. Аннары язмыш безне «Юлдаш» радиосында очраштырды. Без бер бүлмәдә утырып, бер тандем булып эшләдек, бер тапкыр да сүзгә килешмәдек, алын-артлы лаеклы ялга да киттек. .

Аның эфирга чыгуын бөтен республика халкы - башкортлар да, татарлар да көтеп ала торган иде. Җырларын мәшһүр башкаручылар да, башлап җырлаучылар да җырлап танылды.

Яман чирдән дәваланганда Төркиядән, диңгез буеннан фатир алды. Аны да барып күрдек. Искиткеч хозурлык иде анда. Ул көн дә  бассейнада йөзеп, диңгез һавасы сулап шифа таба иде. Быел да кышка а анда барырга җыенаган иде. Үләсе көнне кызы 
Ләйсән белән 16 сәгатьтә Ялтага очарга тиеш иде.  Әмма көндезге 11 дә мәңгелеккә күзләрен йомды. 

Йөрәгенә операция ясаткач, кардиоүзәккә барган идек. Ул яраткан ак чәчәкләр гөлләмәсенә бик шатланды. «Яшисе килә», –  диде. Әмма Аллаһ аның туган җирендә җан бирүен теләгән күрәсең.  Кешеләргә мәшәкать ясамыйча, ак болытларга китте, иманлы дустым, – дип истәлекләре белән бүлеште Зифа ханым. 

фото: bashinform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

8

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр ХәнияФәрхи Зифа Нагаева үлем-китем Нурия Абдуллина