Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ОСАГО полислары бирә башлаячаклар

Куллану вакыты чыккан документ хуҗаларына гына түгел, полисы гамәлдә булганнарга да яңасын рәсмиләштерергә туры киләчәк.Иминиятләштерү өлкәсендә алдалаулар, ялган полислар cаны артып киткәнгә, ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Бу хакта 11 февральдә закон кабул ителде. Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсенә исә 1 июльгә кадәр ОСАГО полисларының яңа бланкын әзерләп бетерү бурычы...

Куллану вакыты чыккан документ хуҗаларына гына түгел, полисы гамәлдә булганнарга да яңасын рәсмиләштерергә туры киләчәк.Иминиятләштерү өлкәсендә алдалаулар, ялган полислар cаны артып киткәнгә, ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Бу хакта 11 февральдә закон кабул ителде. Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсенә исә 1 июльгә кадәр ОСАГО полисларының яңа бланкын әзерләп бетерү бурычы йөкләнде. Сүз уңаеннан, элек иминиятләштерү полисы булмаган очракта машинаның номерын салдырсалар, 2016 елдан законга кергән төзәтмәләр нигезендә бары штраф салалар. ОСАГО полисы онытылып калса, куллану вакыты чыкса, яки бөтенләй булмаса, кагыйдә бозу төренә карап 500-800 сум штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев