Җырларында дөнья гаме
Шәһәрнең мәдәният учреждениеләрендә республикабызның танылган җырчылары концертлары еш булып тора. Башкала җырчыларының да шәһәребезне үз итүләре бик куаныч. Язның иң матур бәйрәме алдыннан Татарстанда да, татарлар яшәгән чит төбәкләрдә дә җыр-моңнары белән танылган җырчыларның берсе яз гөлләренә тиң хатын-кызларыбызга үзенең җырларын бүләк итә - 7 мартта, Сара Садыйкова исемендәге концертлар...
Шәһәрнең мәдәният учреждениеләрендә республикабызның танылган җырчылары концертлары еш булып тора. Башкала җырчыларының да шәһәребезне үз итүләре бик куаныч.
Язның иң матур бәйрәме алдыннан Татарстанда да, татарлар яшәгән чит төбәкләрдә дә җыр-моңнары белән танылган җырчыларның берсе яз гөлләренә тиң хатын-кызларыбызга үзенең җырларын бүләк итә - 7 мартта, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында халкыбызның танылган җырчысы, "Болгар"премиясе лауреаты,"Мәдәнияттәге уңышлары өчен" медале иясе Илназ Минвәлиев концерты була. Җырчы чаллылларга һәм шәһәребез кунакларына "Ярдәмләшеп яшик,хәлләрне белешеп" дигән бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим итә. Дуслар-туганнар, күрше-күләннәр, хезмәттәшләр белән ярдәмләшеп яшәү - яшәеш чыганагы, дөнья яме.
Илназ Минвәлиевнең "Кызларым-кызкайларым", " Әткәй урманнары", "Гомер бик сизгер икән","Сайрама син,сандугачым", "Куалама язмыш атларымны", "Иркәләсен сөю дулкыны", "Бу дөньяда сөю бар икән" һәм башка эчтәлекле җырларын көн дә радио-телевидение тыңлыйбыз, карыйбыз. Татар мәдәниятенә һәм сәнгатенә 15 елдан артык хезмәт иткән Илназ Минвәлиев халкыбыз үзе күтәргән, моңлы, үзенчәлекле тавышлы, халыкчан җырчы.
Быелгы концерт программасы да бай эчтәлекле, милли бизәкләргә төрелгән. Көтелмәгән бүләкләр, җыр-моң, бию-көлке, баянга җырлау, курай тавышлары, аралашу, җылы хисләр -кичәнең кабатланмас өлеше. Борынгы халык җырларын да яратып башкарганга зал тулы өлкәннәр бизи аның залларын. Өч ул тәрбияләүче моңлы җырчының спортны үз итүе, хәйрия чараларында еш катнашуы һәркемгә үрнәк .
Шунысын да әйтергә кирәк, Илназ Минвәлиев шәһәрдәшебез,талантлы композитор Илгиз Закиров белән дә хезмәттәшлек итә. Эчтәлекле җырлары, моңлы тавышы белән башкалабыз халкының күңелен яулаган җырчының концертын көтеп калабыз.
Альбина ШӘЙГӘРДӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев