Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йорт шартлау сәбәпле, өч кеше үлгән, унбише зыян күргән

Рязаньда ун катлы йортта көнкүреш газы шартлау сәбәпле, өч кеше үлгән, унбише хастаханәгә эләккән, зыян күрүчеләр арасында бер бала да булган, дип хәбәр итә «Известия» Рязань өлкәсе матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр министры Ольга Чуляевага сылтама белән. Ун катлы йортта көнкүреш газы иртән 4 сәгать 30 минут тирәсендә шартлаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә...

Рязаньда ун катлы йортта көнкүреш газы шартлау сәбәпле, өч кеше үлгән, унбише хастаханәгә эләккән, зыян күрүчеләр арасында бер бала да булган, дип хәбәр итә «Известия» Рязань өлкәсе матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр министры Ольга Чуляевага сылтама белән. Ун катлы йортта көнкүреш газы иртән 4 сәгать 30 минут тирәсендә шартлаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә йортның өч каты өлешчә җимерелгән, зыян күргән фатирлар саны 7дән 14кә кадәр җиткән. Хәзерге вакытта йортның 57 кешесе янәшәдәге мәктәпкә - вакытлыча яшәү пунктына урнаштырылган. Россия Тикшерү комитеты торак йорт шартлау буенча төп версия итеп, газ чыгып торуны атаган. Видео - https://youtu.be/EgDA_rDtuZY shВидео ahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев