Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрованың яңа әсәре буенча куелган спектакль аншлаг белән үтте

Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларны тагын бер премьера белән сөендерде. Коллектив Зифа Кадыйрованың "Сагынырсың, мин булмам..." романы буенча куелган спектакльне сәхнәләштерде. Әлеге мелодрамманы да тамашачылар җылы кабул иттеләр. Гадәттәгечә, залдагыларның күпчелеге гүзәл затларыбыз иде.

Бу аңлашыла да, чөнки әсәр хатны-кыз язмышын чагылдыра. "Зифа Кадыйрованың 5 китабын да укып чыктым. Барысы да тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләр. Балаларны җил-яңгырдан саклап, кадерләп үстерәбез дә, кияүгә биреп, кайгырып яшибез. Ярый әле ирдән бәхетләре булса..." - ди премьерага килгән Наилә ханым.

Бу спектакльдә дә шулай булды. Төп герой Сөмбел аек фикер йөртеп, матур гамәлләр кылып, ахырдан бәхетле булды. Сөмбелне яшь артистка Алсу Гыйльманова уйнады. Тормыш авырлыкларын күп күрсә дә ул, олыны олы, кечене кече итә торган килен, әйбәт хатын, яхшы әни, белемле табиб. Бу һөнәрләрнең матур сыйфатларын үзенә туплап, Алсу тамашачы күңелен яуларлык, уйландырырлык, елатырлык образ тудырды.

Сөмбелнең улы Азаматны 7 яшьлек Солтан Сәхәбетдинов уйнады, Әлфисне ролендә исә Гадел Галиев. Нәни артистларның тәүге тапкыр зур сәхнәдәге уеннарын тамашачылар бик яраттылар. Булат Сәлахов белән Алсу Хәбетдинова өч ул үстергән әти-әни ролен бик оста һәм тормышчан башкардылар. Байрас белән Булат рольләрен дә тамашачылар җылы кабул иттеләр... Бу - яшь артистлар Руслан Әюпов белән Дастан Бабахановның беренче зур рольләре.

Гомумән, "Сагынырсың, мин булмам..."да артистлар дөрес сайланган һәм алар барысы да үз рольләрен җиренә җиткереп башкардылар. Спектакльне кыска вакыт эчендә (2 ай) Казан Яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Илфат Камалиев куйды. Ул Чаллы труппасы белән күптәннән хезмәттәшлек итә: театр репертуарында аның катнашы белән 3 спектакль куелды. Бу юлы ул яңалык кертте - экранда сәхнәдәге күренешне тулыландыручы видеосюжетлар трансляцияләнде.

Спектакль үзенчәлекле, матур декорациясе белән дә тамашачыларның игътибарын җәлеп итми калмагандыр, мөгаен. Мелодраммага көйләрне шәһәрдәшебез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров язган. Ул җырларны театр артистлары моңлы итеп башкардылар. Кыскасы, "Сагынырсың, мин булмам" тамашачылар һәм артистларның күңеленә хуш килде. "Бу уңышым өчен мин беренчесе чиратта әти-әниемә рәхмәтле. Аларның тырышлыгы һәм ярдәме белән мин кайда булырга тиеш, бүген шунда басып торам. Ышанычыгыз өчен барыгызга да рәхмәт", - ди Алсу Гыйльманова.

Тамашачылар да үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Анфиса Гайсина:

Спектакльдә җырлар, декорация, артистларның киемнәре, уйнаулары - барысы да ошады.

Ирина Сашина:

Мин беренче тапкыр Чаллы татар дәүләт драма театрында булдым. "Сагынырсың, мин булмам" спектаклендә укучым Гадел Галиев уйнады. Шул хәтле җылы мохит, мәхәббәт турында тетрәндергеч тарих, язмышлар, кызыклы юмор... Татар телен белмәсәм дә, барысын да аңладым. Рәхәтләнеп көлдем, еладым... Хисләр ташкыны өчен рәхмәт. Театр коллективына Афәрин!

Театр директоры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, яңа спектакльне җәй көне Татарстан район, шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләрбез дә күрә алачак.

Премьераны карарга романның авторы Зифа Кадыйрова да килгән иде. Ул "Сагынырсың, мин булмам"ны сәхнәгә куйган өчен театр коллективына, мелодраманы җылы итеп кабул иткән, яратып караган тамашачыларга рәхмәт белдерде. Театр 2 июньдә әлеге премьера белән сезонны ябарга җыена.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев