Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

7 минутта әзерләнә торган алма пирогы

Бакчаларда кызарып алмалар пеште, кемдер аннан компот, кемдер кайнатма әзерли, киптерә. Менә бу тәмле һәм тиз әзерләнә торган пирогны да авыз итеп карагыз әле.

Камыр өчен коры ризыкларны – ярты стакан он, ярты стакан манный ярмасы, ярты стакан шикәр комы, ярты чәй калагы соданы бергә яхшылап болгатабыз. Эчлек өчен 3-4 эре алманың кабыгын чистартып, эре угычтан кырабыз, яраткан кеше вакланган чикләвек тә өсти ала, алдан кайнар суда җебетелгән йөзем, корица салабыз. 

Алма өстенә каралмасын өчен бераз лимон суын сыгарга була. Пергамент кәгазе җәелгән табага суыткычта катырылган 50 грамм ак майны юка катлам итеп угычтан кырабыз. Өстенә әзер камырның өчтән бер (1/3 өлешен) тигез итеп таратабыз. Өстенә эчлекнең яртысын тигез итеп җәябез. 

Аннары тагын камыр, соңыннан эчлекнең калган яртысын салабыз. Алма сусыл булмаса, бераз баллы су өстәргә дә була. Шулай итеп катлап бар камыр һәм эчлекне салып бетергәч, иң өскә катырылган 50 грамм ак майны угычтан кырабыз. 30 минут 180 градус кызулыктагы мичтә пешерәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев