Җәй тәме банкаларда: кызыл һәм кара карлыганнан иң тәмле рецептлар
Киңәш-табыш.
Хәзер кызыл карлыган да, кара карлыган да өлгереп килгән чор. Бу җимешләрне катырып яки киптереп саклау гына түгел, ә алардан бик тәмле желе да ясап була.
Кызыл карлыганнаннан желе ясар өчен кирәк:
- 1,5 кг кызыл карлыган,
- 1,2 кг шикәр комы.
Эш барышы:
Кызыл карлыганны чистартырга, юарга. Җимешләрне иттарткычтан чыгарырга, шулай ук блендер да кулланырга була. Соңыннан, барлыкка килгән массаны төшләреннән арындыру өчен, иләк аша сөзәргә. Шикәр комы салырга, яхшылап болгатырга. Бу катнашманы кәстрүлгә салып, әкрен утка куярга. Һәрдаим болгатырга һәм өстендәге күбекне җыеп торырга кирәк. Кайнап чыккач, уттан алырга һәм суытырга. Стерильләштерелгән банкаларга бүлеп салырга. Капкачларын капларга һәм суыткычка алып куярга.
Кара карлыганнан желе өчен кирәк:
- 1 кг кара карлыган,
- 1 кг шикәр комы.
Эш барышы:
Карлыганны ботакларыннан чистартырга, юарга. Җимешләрне иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән изәргә. Барлыкка килгән массаны шикәр комы белән бутарга. Кәстрүлгә салып әкрен утка куярга, кайнатып чыгарырга һәм өстенә җыелган күбекне алырга. Кайнап чыкканнан соң тагын 3 минут пешерергә. Суынган массаны стерильләштерелгән банкаларга салырга, капкач белән яхшылап капларга. Желены базда сакларга кирәк.
Киптерелгән кара карлыган
Киптерер өчен артык пешеп җитмәгән кара карлыганны җыярга. Чүптән чистартырга, юарга кирәк. Җимешләрне бер кат итеп кенә иләккә тезәргә. Киптерә торган махсус шкафларда, киптергечләрдә 50-60 градуста киптерү яхшырак. Карлыган дүрт сәгать чамасы кибә. Бу вакыт аралыгында даими карап торырга кирәк. Әгәр җимешләр ябышып тормый икән, димәк, алар кибеп беткән, әзер дигән сүз.
Киптерелгән кызыл карлыган
Кызыл карлыганны чистартырга, юарга кирәк. Җимешләрне юка гына итеп киптергечкә тезәргә. Кызыл карлыган 6 сәгать чамасы кибә. Кибеп беткән карлыган йөземне хәтерләтергә тиеш. Аларны тыгыз ябыла торган коры савытларда саклыйлар.
Туңдырылган карлыган
Кызыл һәм кара карлыганны башта ботакларыннан чистартырга, юарга. Җимешләрне кипшетергә, соңыннан целлофан пакетларга 3-4 см калынлыкта итеп салырга һәм туңдыргычка куярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев