Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Акыллы хуҗабикәләр мандарин кабыгын ничек файдалана?

Аны төрле максатларда кулланып була икән.

Мандарин кабыгын ташларга ашыкмагыз. Акыллы хуҗабикәләрнең ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.

- Мандарин кабыгын аяк киеме эченә салып калдырсаң, сасы ис бетәр.

- Мандарин кабыгын шикәр савытына салсаң, шикәр кисәкләре укмашып катмый.

- Суыткычта исләрне бетерү өчен мандарин кабыгы куегыз. Мандарин кабыгына тоз сибеп җибәрегез.

- Мандарин кабыгы ярдәмендә тешләрне агартып була. Кабыкның эчке ягы белән тешләрне ышкысагыз, юшкын бетәр.

- Чәчләргә маска ясау өчен дә мандарин кабыгы ярый. Блендерда кабыкларны ваклагыз да, шушы ботканы чәчкә сылап куегыз. Унбиш минуттан юып төшерегез, диелә хәбәрдә.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев