Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Алманы кышка ничек сакларга?

Коелган алмаларны саклауга куюдан мәгънә юк.

Кышкы сортлы алмаларны сентябрь ахырыннан да калмыйча җыеп алырга кирәк. Бу вакытта ул тиешле форманы һәм төсне ала, йомшара һәм алмагачтан җиңел өзелә. Коелган алмалар артык өлгергән санала. Аларны саклауга куюдан мәгънә юк. Иртә җыелган алмалар исә сакланган вакытта бөрешеп киләләр.

Саклауга уртача зурлыктагы алмаларны гына куярга тырышыгыз. Аларның бәрелмәгән, корткычлар тарафыннан зарарланмаган булуы зарур. Эреләрен аерым сакларга кирәк. Алмагачтан өзеп алынган алмаларны кояшта тотарга ярамый.

Саклар өчен алмаларны тартмага пычкы чүбе белән аралаштырып тезегез. Сакланасы урынга куярга 10-15 көн кала салкын көннәрдә ачык тотыгыз.
Кайбер алма сортлары полиэтилен пакетта да саклана. Бер пакетка 1-3 кило алма салына. Әмма кайчакта Антоновка сорты пакетта көрән таплар белән кап¬лана. Шуңа күрә аны вазелин сеңдерелгән салфеткага төреп куярга кирәк.

Алманы башка яшелчәләр һәм бә¬рәң¬ге белән бергә сакларга ярамый. Аңа –1…+4 градуслы аерым урын кирәк.
Алма саклана торган урында һаваның дымлылыгы 90-95 процент чамасы булырга тиеш. Дымлылык күләме төшсә, чиләк белән су куярга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев