Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

«Ап-ак карда – кара энҗеләр» салаты

Тәмле булсын.

Бу тәмле салатны әзерләү өчен 200 гр пешкән ит, 3 йомырка, 100 гр каты сыр, 80 гр әстерхан чикләвеге, төшсез виноград, тәменчә тоз һәм майонез кирәк булачак.
Сыер яки бозау итен тозлы суда пешерергә. Нечкә итеп саламлап кисәргә. Әстерхан чикләвеген вакларга. Йомырка белән сырны эре кыргыч аша чыгарырга.
Бу салатта һәр аерым ингредиентны майонез белән бутарга кирәк булачак. Аннары катламнар белән салырга.
Башта майонез белән итне бутарга һәм беренче катлам итеп салырга, аннан чикләвек, сыр, йомырка салына. Иң өске катламны майонезсыз гына сыр белән бизәгез, ә уртасына кара виноград тезегез, аның өстенә шулай ук аз гына сыр сибегез.
Бу салат бик матур һәм искиткеч тәмле була. Яңа ел табынының бизәге дә булачак әле ул. Әзерләп карагыз, сезгә дә ошар, дип уйлыйбыз.
Фото: салат 1 / фото ясалма интеллект иҗаты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш