Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бәйрәмнән соң ничек дөрес тукланырга?

Яңа ел төне, хәер, аннан соң да озакка сузылган яллар – ашказаны өчен зур сынау. Нәкъ менә бәйрәмнәрдән соң ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамырлары авырулары кузгалу куркынычы арта, ди табиблар.

Боларны булдырмас өчен:

🌀 Күп итеп су эчегез. Әгәр дә алкогольле эчемлек, газлы су, пакетлардагы сок, коктейль һ.б. куллангансыз икән, организмыгыз иртәнгә бик каты сусаган була. Чөнки алар белән организм нан калий, кальций, магний һәм натрий юылып чыга. Һичшиксез бернәрсә кушылмаган һәм газсыз су эчәргә кирәк. Нәкъ менә гади суның җитешмәве башны да авырттыра, бөтен организмны йончыган халәткә китерә дә инде. Ә бәйрәмнән соң иртән С витамины кушылган су яки «натураль» лимон, алма, әфлисун согы ярдәм итәр.

🌀 Дөрес тукланыгыз. 1 гыйнвар көнне иртәнге аш ниләрдән гыйбарәт? Әйе, 31 декабрьдән нәрсә ашалып бетмәгән – өстәлгә шул куела. Һәм бу бик зур хата! Ә майонезлы салатлар, мае каткан салкын ит, кибә башлаган сыр һәм кабымлыклар – безнең ашказанына тагын да авыр йөкләнеш. Кызганыгыз болай да нишләргә белмәгән организмыгызны, эшен җиңеләйтегез! Гадәтләнгән солы боткасы яки йомырка тәбәсе пешерегез, аш яки шулпа ашагыз!

🌀 Саф һавага чыгыгыз. Әгәр дә хәлегез авыр булып, көне буе диванда аунарга уйлагансыз икән – сезгә җиңеллек килмәячәк. Урамга чыгыгыз. Саф һава организмыгызны кислород белән туендыра һәм бу организмны алкоголь токсиннарыннан, авыр ризык таркалу калдыкларыннан арындыра. Бер-ике сәгатьтән соң ук хәлегезнең шәбәюен, ашыйсы килә башлавын сизәрсез. Әмма, онытмагыз – ризык сәламәт һәм җиңел булырга тиеш!

🌀 Физик хәрәкәт турында да онытмагыз. Авылда моның белән проблема юк инде, ишегалдына чыктыңмы, эше дә табыла, саф һавасы да шунда гына. Ә шәһәр җирендәгеләргә чаңгы-чана шуар га яки балалар белән урамда уйнарга бергәләшеп чыгарга туры килер. Ял көннәре озын, диеп, ялкауланып өйдә ятмас ка, ә икенче көннән үк ияләнелгән көндәлек режим белән яши башларга кирәк. Юкса, эшкә чыгар вакыт җиткәндә үзегезне бөтенләй изелгән һәм сытылган итеп тоюыгыз бар. Сәламәт булыйк! 

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт