Бакча җиләгеннән пирог
1,5 стакан онны 125 гр җебетелгән ак май белән умач кебек уарга.
Шунда ук 100 гр шикәр комы, 0,5 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), аз гына чәй содасы, 3 йомырка сарысын кушып, бер формага килгәнче басарга. Эчлек ясаганчы, ярты сәгатькә суыткычка тыгып торырга.
Эчлек өчен: 3 йомырка агын күпертергә, әкренләп кенә 100 гр шикәр комы, 1 чәй калагы крахмал, 1,5 аш калагы он, 0,5 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч өстәргә. Җиләкне кушып, барысын бергә болгатырга.
Майланган табага камырны кул белән генә жәеп, эчлекне агызырга. Духовкада 180 градуста 40-45 минут пешерергә.
Фото: maxvps.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев