Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Бер бокалдан да зыян бар

Аның куркыныч дозасы юк.

«Алкогольнең куркынычсыз дозасы юк. Нинди генә эчемлек рәвешендә һәм нинди генә күләмдә булса да – организм өчен ул агу», – ди белгечләр.
Иң элек этанол эритроцитларны – барлык органнарны һәм тукымаларны кислород белән тәэмин итә торган кан күзәнәкләрен җимерә. Моңардан бигрәк тә баш мие зыян күрә. Мәсәлән, 100 гр аракы эчкәннән соң да 8000гә кадәр нейрон үләргә мөмкин. Һәлак булган тукымалар ми эчендә череп таркала башлый – иртән баш авыртуның сәбәбе шунда.
Даими алкоголь кулланганда ми үзәкләренең эше акрыная, игътибар югала, хәтер бозыла, шул исәптән психика да «җәфа чигә».
Иң авыры бавырга туры килә. Нәкъ ул этанолның куркынычсыз матдәләргә таркалуын тәэмин итә, әмма алкоголь аз күләмдә (30-50 мл) кергән очракта гына. Еш һәм күп итеп кулланганда, бавыр спиртны эшкәртә алмый башлый һәм бу аңа төзәтеп булмаслык зыян сала.
Эчкечелек кешенең йөз-кыяфәтен бизи дип тә әйтеп булмый. Тән тиресе иртә картая – корый, сыгылмалылыгын һәм тыгызлыгын югалта.
Спиртлы эчемлекләр белән мавыгу симерүгә һәм шешенүгә дә китерә. Андый эчемлекләр калорияле санала, чөнки еш кына аларның составы (алкоголь төренә карап) шикәрдән, чүпрәдән, кыяклы игеннән тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш