Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Фейхоа бик файдалы

Әмма чама хисен югалтмаска кирәк.

Кибетләрдә фейхоа сатыла башлады. Белгечләр әйтүенчә, ул витаминнарга бик бай һәм тәмле җимеш.

Ул диетик продукт булып санала.

Андагы йод күләме хәтта диңгез ризыкларына караганда да күбрәк.
Калкансыман биз авыруларын кисәтү өчен, эч катканда, витаминнар җитмәгәндә, атеросклероз вакытында фейхоа бик файдалы.
Кабыгындагы көчле антиоксидантлар онкология чирләрен булдырмый калуда булыша.
С витамины салкын тигәндә, иммунитетны күтәрү өчен яхшы.

Зыяны
Фейхоада шикәр күп. Шуңа да аллергияле, шикәр диабетлы кешеләргә аны чамасын белеп кенә ашарга кирәк.
Артык күп ашасаң, йөрәк еш тибәргә яисә хәлсезлек күзәтелергә мөмкин.
Фейхоаны сыер сөте белән кулланмаска кушалар. Бу – ашказаны өчен зыянлы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт