Гөмбә салаты
Тәмле булсын.
Яңа ел якынлаша! Өстәлегезгә нинди ризыклар куярга икәнен инде хәзердән уйлый башларга вакыт. Бу рецептлар бәйрәм табыныгызны тагын да матур һәм тәмле итәргә ярдәм итәр!
Кирәк:
маринадланган гөмбә – 500 гр, пешкән, угычтан уылган кишер, яшел суган, петрушка, укроп, тавыкның пешкән түш ите, тозланган кыяр, пешкән бәрәңге һәм йомырка – 3 әр, угычтан уылган каты сыр – 150 гр.
Әзерләү ысулы:
Салат савытын көнбагыш мае белән майлап, өстенә азык пленкасы җәябез. Пленканың чит-читләрен чыгарып калдырырга кирәк. Гөмбәне, яшел тәмләткечләрне, кишерне, кыярны, тавык итен, сырны, йомырканы, бәрәңгене катламлап тезәбез. Беренче һәм икенче катламнан соң майонез сылыйбыз да төнгелеккә суыткычка куябыз. Икенче көнне салат савытын икенче тәлинкәгә әйләндерәбез дә, чит-читләрен яшел тәмләткечләр һәм сыр белән бизибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев