Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Җиләктән как

Калынлыгы никадәр азрак булса, как та шуның кадәр тизрәк кибәчәк.

Җиләк кагы салкын көннәрдә дә җәй тәмен тоярга ярдәм итә. Әче тәме, хуш исе белән ул башка җимешләрдән ясалган каклардан һич тә калышмый.
Бу какны ясау өчен ингредиентлар:
- 1 кг бакча җиләге
- ярты лимон
- 300 г шикәр комы
- 1 стакан су
- 2 чәй кашыгы үсемлек мае кирәк.

Әзерләү тәртибе:
Җиләкләрне яхшылап юыгыз, сантиметр ярым итеп шакмаклап турагыз аннан алюминийдан эшләнгән кәстрүлгә салып барыгыз. Лимонны икегә бүлеп, яртысының суын җиләк өстенә сыгарга һәм су салырга кирәк булачак. Уртача ут өстендә су кайнап чыкканчы пешереп алыгыз. Соңрак сүрән утта тагын 10-12 минут тотарга киңәш ителә. Бу вакыт эчендә җиләкләр суын чыгарачак һәм изелә башлаячак. Җиләкләр көймәсен өчен, аларны вакыт-вакыт болгатып алырга киңәш ителә. Шушы вакытта духовканы 150 градуска җиткәнче җылытырга кирәк. Ә кайнар җиләк массасын яхшылап төеп яки блендерда әйләндереп алганнан соң аны куеландырып җибәрү өчен, шикәр комы өстәгез. Ул тулысынча эреп беткәнчегә кадәр, 5 минут тирәсе, катнашманы бертуктаусыз болгатыгыз. Таба яки «противень» өстенә пергамент кәгазе җәеп, өстен майлагыз. Соңрак кәгазь өстенә җиләк катнашмасын салыгыз. Кашык ярдәмендә массаны тигез итеп бөтен кәгазь өслегенә җәегез. Аның калынлыгы бер сантиметрдан да артык булмаска тиеш. Калынлыгы никадәр азрак булса, как та шуның кадәр тизрәк кибәчәк. Духовканың ишеген ачып, шунда 4-6 сәгать буена киптерегез. Бик тәмле килеп чыга!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев