Җиләктән варенье
Сиропны гына 3 тапкыр кайнатыгыз.
Вареньены ясау өчен ингредиентлар:
- 2 кг җиләк
- 1 кг шикәр
- 0,5 стакан су
Кайнату тәртибе:
Җиләкне чистартыгыз, яхшылап су астында юыгыз һәм иләккә салып саркытыгыз. Башка савытта сиропны кайнатыгыз. Әлеге сиропны ясау өчен: 1 кг шикәргә 0,5 стакан су өстәп, уртача утта кайнатырга куегыз. Сиропны 5-10 минут кайнарга һәм куе булырга тиеш. Сироп сыек балны хәтерләтсә, ул әзер дигән сүз. Аннан җиләк өстенә кайнар сироп агызыгыз, капкач белән каплагыз һәм суынганчы тотыгыз. Җиләк бу вакытта үзенең согын бирә һәм сироп сыеклана. Аннары суытылган җиләкне сөзегез, суынган сиропны 5-7 минутка кайнатырга куегыз. Сиропның куе булуын телисез икән, күбрәк шикәр кушыгыз һәм озаграк кайнатыгыз.
Мондый өченче процедурадан соң, җиләкләрне стерильләштерелгән банкаларга салыгыз һәм кайнап торган сироп коегыз. Тимер капкачлар белән ябып, одеялга төрегез. Әлеге рецепта җиләкнең үзен кайнатырга кирәкми, сиропны гына 3 тапкыр кайнатыгыз. Бу рәвешчә әзерләнгән җиләк кайнатмасы бик тәмле һәм бик хуш исле булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев