Җир җиләгенең яфрагы да файдалы
Җир җиләге яфрагындагы матдәләр кешене тынычландыра, организмны ныгыта, бәвелне кудыра, яраларны төзәтә, ялкынсынуны бетерә һәм кан ясалу процессында катнаша.
Бу яфрак хатын-кызлар өчен дә бик файдалы. Ул аналыкның тонусын арттыра, кыскару сәләтен үстерә.
Җир җиләге яфрагы йөрәк ритмын акрынайту, шул ук вакытта аның кыскару амплитудасын арттыру үзлегенә ия. Медицинада җир җиләге яфрагы кандагы артык холестеринны чыгару өчен дә кулланыла.
2 аш кашыгы киптерелгән җир җиләге яфрагына 200 мл кайнар су салып төнәтеп эчсәгез, кан тамырларыгыз ныгыр. Төнәтмәне көн саен ашар алдыннан берәр аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.
Киптерелгән яфраклар подагра, гастрит, гепатит кебек авыруларга дәва. Икенче типтагы шикәр диабетыннан интегүчеләр җиләк яфракларын эчсә, канда глюкоза күләме кими.
Ирләр өчен дә җир җиләге яфрагы файдалы. Ул тестостерон җитештерүдә булыша. Гомумән алганда, ирләрнең җенес системасы өчен уңай йогынты ясый.
Теләсә кайсы үлән чәйләрен кулланган кебек, җиләк яфрагын да курслап, нормасын белеп эчү мөһим. Яфракларны термоста төнәтсәгез, аның исе яхшырак чыга һәм төнәтмә озак вакыт кайнар саклана.
Фото: https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев