Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кабактан кайнатма ясый беләсезме?

Кабак ябыгырга теләүчеләр өчен аеруча файдалы. Ул матдәләр алмашын яхшырта, организмнан шлакларны чыгара.

Кайнатма өчен 1 кг кабак һәм 1 кг слива кирәк булачак. Аларны иттарткычтан чыгарабыз да 1 кг шикәр комы өстәп, пешерергә куябыз. 10 минут чамасы кайнагач, 300 г әстерхан чикләвеген ваклап шунда салабыз һәм тагын 10 минут кайнатабыз. Бик тәмле кайнатма килеп чыга. Чикләвек урынына 300-500 г чамасы күрәгәне озынча итеп турап та салырга була. Ул кисәкләр кайнатмада матур булып күренеп тора.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев