Кабактан сок
Тәмле булсын!
Кирәк: кабак – 5 кг, су – 11 литр, әфлисун – 6 данә, лимон кислотасы – 2 аш кашыгы, шикәр комы – 1 кг 100 г.
Әзерләү: Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлеп, кәстрүлгә салырга. Шуның өстенә 11 литр салкын су салып, кайнап чыкканда 6 әфлисунны иттарткычтан чыгарып өстәргә. Кабаклар пешкәч, изелә башлагач, 1 кг 100 г шикәр комы салып кайнатырга. Сүндереп, вак тишекле дуршлаг аркылы сөзеп, 2 аш кашыгы тулыр-тулмас лимон кислотасы салып кайнатып чыгарырга, күбеген җыярга. Стерильләштергән банкаларга тутырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев