Кәефең булмаса, җиләк аша
Киңәш-табыш.
Бакчада тәгәрәшеп җиләкләр пешә. Үзләре матур да, эре дә, тәмле дә әле. Ә белгечләр безгә аның файдалы яклары турында сөйли.
– Бакча җиләгендә витаминнар, клетчатка һәм антиоксидантлар бар. Ул тимер, фосфор, фолий кислотасы, марганец һәм калийның яхшы чыганагы булып тора, иммун системасын ныгыта, матдәләр алмашын нормальләштерә, йөрәк-кан тамырлары системасын саклый, уртлар өчен файдалы. Шулай ук баш авыртуыннан саклый, чөнки анда аспирин составына якын булган матдәләр бар. Ашкайнатуны яхшырта һәм гәүдә авырлыгын киметергә ярдәм итә, – дип ассызыклый табиб-гастроэнтеролог Людмила Сухорукова.
Җиләк – табигый антидепрессант та булып тора. Ул серотонин һәм дофамин җитештерүне арттыра.
– Бакча җиләге теш эмаленә начар йогынты ясарга һәм кариесны көчәйтергә мөмкин. Әгәр җиләкне ач карынга ашасаң, ашказанын да ярсыта ала. Шуңа күрә аны йогурт, сөт өсте яки каймак белән кушып ашау яхшырак, – ди табиблар.
Белгечләр искәртүенчә, җиләкне артык куллану кешедә, бигрәк тә балаларда, аллергия китереп чыгарырга да мөмкин. Шуңа күрә аны атнасына 3 тапкырдан да күбрәк ашарга киңәш ителми.
Һәм аның күләме 100-120 гр-нан артмаска тиеш. «Мондый порция сәламәтлек өчен җитәрлек булачак», – ди диетологлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев