Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Каен суын кайчан һәм ничек җыярга?

Киңәш.

Яз айлары түбәләрдән тамган тамчылары, челтерәп аккан гөрләвекләре белән генә түгел, каен суына барулар белән дә күңелле. Әлеге табигать күчтәнәче тәмле генә түгел, ә бик файдалы да. 
Белгечләр сүзенә колак салсак, каен суы кар эри, бөреләр бүртә башлаганда «уяна» һәм агач яфрак ярганда туктый. Кайбер елларда сок бүленеше март ахырларында, апрель башларында, кайвакыт урталарында гына була. 
Диаметры 20 см булган агачта бер генә тишем ясарга рөхсәт ителә, 25 см диаметрлысына – 2, юанлыгы 35 см булган агачка 3 тишем ясарга була. Зур бер каеннан тәүлегенә 7 литр су агызырга ярый.
Каен суын көндез генә җыеп була, төнлә кәүсәдәге сут агышы туктала. Агачның төньякка караган ягында суты күбрәк була. Тишемне агач төбеннән ярты метр биеклектә ясасаң яхшы. Суы күбрәк аксын дип, кәүсәне тирән тишмәскә кирәк. 
Каен суын алып бетергәч, кәүсәдәге җәрәхәтне томалап кую мәҗбүри. Югыйсә берничә елдан бу агач корыячак. Тишемне бакча җилеме (садовый вар), балавыз, кер сабыны белән томалыйлар. Ул булмаса, берәр ботак тыгып куярга мөмкин. Ботак бүртеп, тишемне тулаем каплар.
Белгечләр сүзләренә караганда, каен суында фруктоза, органик кислоталар, витаминнар, микроэлементлар бар. Алар организмны ныгыта, бәвелне кудыра, органнарда җыелган кузгалак кислотасы тозларын чыгара, суалчаннардан арындыра, тән тиресен чистарта, чәчләрне ныгыта һзм үстерә. Моннан тыш, каен суы бик көчле антиоксидант та булып тора. Аның яман шеш күзәнәкләренең үсешен тоткарлау үзлеге дә билгеле.
Әйе, каен су файдалы. Әмма артыгын кыланырга ярамый. Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, урманда үскән агачка зыян китергән өчен 3-4 мең сумлык штраф салалар. Әле моңа өстәп, зыян күләмен дә каплыйсы була. Күпме икәнен төгәл әйтмәсәләр дә, каен суы яратучылар еш эләгеп тора икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш