Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Карлыганнан биш минутлык кайнатма

Әлеге рецепт 23 стакан карлыган өчен.

23 стакан, гадәттә, 5 литр инде ул. Желе формасындагы бу кайнатманы әзерләү өчен 1 сәгатьләп вакыт үтә. 
Кәстрүлгә 7 стакан су салып, шуны кайнатып чыгарабыз. Шуңа 15 стакан шикәр комы кушып, кайнатып чыгарып, 10 минут кайнатып торабыз да, күбеген җыябыз. Сүндереп 10 минут тотабыз. Бу мөһим!

Аннары шуңа 23 стакан карлыганны салып, кайнатып чыгарабыз, 5 минут кайнатабыз. Соңыннан кайнатманы сүндерәбез һәм тагын 15 стакан шикәр комы кушып, 10 минут буе болгатып торабыз. Бу желе булып формалашсын, кайнатма шикәрләнеп китмәсен өчен эшләнә.

Алга таба стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Желе рәвешенә килсен өчен салкынча урынга куябыз. 

Римма Тинбакова.
/ Фото Римма Тинбаковадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев