Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кемнәргә хөрмә ашарга ярамый?

Җимеш составындагы танин матдәсе ашказанындагы ризыкларны бер-берсенә ябыштыра ала.

Кибет киштәләрендә хөрмә җимеше дә күренә башлады. Билегеле, ул витаминнарга бай, иммунитетны ныгыта, сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый. Тик кайберәүләргә аны ашау, киресенчә, зыян салырга мөмкин. 

Диабет белән авыручыларга

Хөрмәдә файдалы матәләр күп. Тик аның бик баллы һәм калорияле җиләк-җимеш булуы турында да онытмаска кирәк. Шуңа күрә диабет белән авыручыларга хөрмәне ашамаска , ашаган очракта бик каз күлмәдә генә киңәш ителә (көнгә 1дән дә күбрәк ярамый). Чөнки ул инсулин күләмен арттырырга мөмкин.

Сәламәт кешеләргә исә көненә 2-3 хөрмә рөхсәт ителә, аннан да күбрәк ашарга кирәкми: ул тазарта.

Бөерләрендә таш булган кешеләргә

Хөрмә сидекне яхшы кудыра (анда су күп бит). Шешенүләрдән интеккән кешеләр өчен бу - яхшы сыйфат. Ә менә бөерләрендә таш булганнарга аны ашарга киңәш ителми. Авыруның тагын да көчәюен теләмәсәгез, билгеле. Хөрмәдән башка да тәмле җиләк-җимеш, яшелчәләр күп бит!

Эчәклекләре авырткан кешеләргә

Хөрмәнең авызны бөрештергәнен һәркем белә. Ни өчен икәнен беләсезме? Бу аның составында танин дигән матдә аркасында шулай. Ул сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый, тик менә ашказанындагы ризыкларны бер-берсенә ябыштыра ала. Әгәр эчегез кибә икән (запор), сезгә хөрмә ашау тыела. Чөнки таниннар хәлне тагын да авырайтырга мөмкин. Ә менә эчләре китүчеләргә (диарея) хөрмә файдага гына булачак.

Өч яшькә кадәрге балалларга

Сүзебез тагын таниннар турында булыр. Олы кешеләрнең ашказаны да, эчәклекләре дә аны эшкәртә. Ә менә балаларның эчләре кибәгә мөмкин. Кеченә сабыйларның эчәкгеләре әле ныгымаган, шуңа күрә реакция төрле була ала. Өч яшькә кадәрге балаларга хөрмә ашату тыела, ә аннан зуррак яшьтәгеләргә кечкенә кисәк белән генә биреп карага кирәк, аннан соң организмның реакциясен күзәтү дә мөһим. Баланың эче авыртса, аллергия булса, аны рационнан кичекмәстән алырга кирәк.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт