Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Киелгән куртканы сатучыга кайтарып буламы?

Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

«Кышкы куртка сатып алган идем. Бер-ике тапкыр кидем, тик урамда аркам туңа һәм куртка тыштан юешләнә. 14 көн әле үтмәде, кире тапшырмакчы идем, ә сатучы аны алудан баш тарта. Нишлим?» – дип мөрәҗәгать итте редакциябезгә бер газета укучыбыз. Без аның соравын «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтовка юлладык. 

«Сезгә сату-алу турындагы килешүне өзү һәм акчаны кайтаруны сорап претензия язарга, аны «Россия почтасы» аша сатучыга юлларга кирәк. Сатучы куртканың сыйфатын тикшерергә тиеш. Сатучыга куртканы фотосы һәм тасвирламасы белән тапшырыгыз. Сатучы экспертиза үткәрүдән яки акчаны кайтарудан баш тартса яки тикшерүнең нәтиҗәсе белән риза булмасагыз, дәгъва белән судка мөрәҗәгать итегез», – дип җавап бирде хокук белгече.

фото: https://ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев