Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Колак шаулаганда укроп ярдәм итә

Күпләр колак шаулаудан интегә. Бигрәк тә өлкәннәр азаплана.

Колак шаулау аеруча 30 яшьтән соң борчый башлый. Кайвакыт шул сәбәпле хәтер начарлана, баш еш авырта, төшенкелек күзәтелә. 

Болай итеп дәваланып карагыз. Төнгә каршы 1 стакан укроп орлыгына 2 стакан кайнар су коеп, өстен капкач белән капларга hәм төнәтергә (төнәтмә кәстрүлдә ясалса яхшырак). Көнгә 3 тапкыр 2шәр аш кашыгы эчәргә. Төнәтмә беткәнче дәваланасың. 3 ай буе шулай ясап эчәргә кирәк. Колак шаулау бетә, өстәвенә кан юллары чистара. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев