Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кондиционерның зыяны тимәсен өчен

Белеп торыгыз!

1. Бүлмәдәге температураны 22дән 25 градускача тотыгыз. Җәй көнендә бу организм өчен иң кулай мохит. Тиз генә суынырга теләп температураны төшерү сәламәтлек өчен зыянлы булачак.

2. Һаваның дымлылыгын саклагыз, ул 60-65 процент булырга тиеш. Гадәттә кондиционер эшләгәндә һава нык корый, ә бу үз чиратында күз, борын, тамак төбен киптерә, нәтиҗәдә алар авырта башлый.

3. Кондиционер эшләгәндә бүлмәне гадәттә җилләтмиләр, шуңа инфекцияләрне йоктыру ешая, ә аллергиядән интегүчеләрнең тузанга реакциясе арта.

4. Кондиционерны даими чистартырга кирәк. Моны эшләмәгәндә һава агымы зыянлы бактерияләр таратырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белгеч киңәше