Консервланган борыч белән помидор
Киңәш-табыш

Консервланган борыч белән помидор

Кышка әзерләр вакыт.

Кирәкле ингредиентлар:
Баллы борыч, помидор, суган кирәк. Маринад өчен: 3 л суга 3 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр, хуш исле борыч, дәфнә яфрагы (лавр), 1 стакан 9%-лы аш серкәсе.

Эш барышы:
Банканы парда тотып алабыз. Төбенә яшел тәмләткечләр, сарымсак салабыз, 3 аш кашыгы көнбагыш мае агызабыз. Борыч, помидор, боҗралап туралган суган тутырабыз. Өстенә маринадны коеп, банканы 10 минут су тутырылган кәстрүлдә кайнатып чыгарабыз.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев