Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Кычыткан канны чистарта

Киңәш-табыш.


Май һәм июнь башында үскән үләннәр җиңел үзләштерелә торган витаминнарга, минералларга һәм клетчаткага бай. Алар организмдагы дефицитны тулыландыруда, иммунитетны ныгытуда мөһим роль уйный, шулай ук ашкайнату системасына уңай йогынты ясый.
Һәркемгә балачактан таныш киң таралган яшел суперфуд – ул кычыткан. Анда 25%ка кадәр аксым бар, ул гемоглобинны күтәрә, кандагы шикәрне көйли. Кычыткан иртә яздан ук үзендә С витаминын туплаган була (хәтта лимонга караганда да күбрәк). 100 гр  яңа өзелгән кычыткан – көндәлек норма дигән сүз!
Хлорофилл һәм тимер ярдәмендә кычыткан канны һәм лимфаны чистарта, кан тамырлары сәламәтлеген һәм матдәләр алмашын саклый. Хлорофилл матдәләр алмашын яхшырта, эчәклекнең эшчәнлеген көчәйтә, җәрәхәтләнгән урыннарны тизрәк төзәтә.
Косметологик яктан да файдасы зур. Аның төнәтмәсе – чәчләр һәм тырнаклар өчен табигый эликсир булып тора. Безнең балачакта бальзам турында ишеткән дә булмады! Кычыткан суы белән чайкалган чәчләр ялтырап торыр иде.
Составында К витамины күп булу сәбәпле, ул канны куертырга һәм кан басымын арттырырга мөмкин, шуңа күрә чамасын белергә кирәк. Бәби көтүче ханымнарга да сак булу зарур, чөнки ул аналыкны тонуска китерә ала.

Нутрициолог Чулпан Мөслихова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш