Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кышын таеп егылганда истә тотарга кирәкле 4 киңәш

«Умыртка баганасына зыян килмәсен өчен ян белән кулга яки аяк янына егылырга тырышыгыз», - ди белгечләр.

Һава торышындагы кискен үзгәрешләр юлларда бозлавыклар хасил итте. Мондый көннәрдә табиблар да, ЮХИДИ инспекторлары да бик кирәкмәгән очракта өйдән чыкмаска киңәш итә. Әгәр дә инде бу һич кенә дә мөмкин түгел икән, исән-имин, имгәнми әйләнеп кайту өчен, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз. Һәр нәрсәнең тәртибе булган төсле, таеп киткәндә егылуның да үз тәртибе бар. икән.

1. Егыла башлавыгызны сизүгә, тиз арада утырырга тырыршыгыз, чөнки бөтен гәүдә белән егылуга караганда, утырган очракта җәрәхәт алу куркынычы азрак. Шунлыктан кышын өйдә утыру һәм тору (приседание) күнегүен еш ясагыз, сезнең буыннарыгыз әлеге күнегүне "истә калдырырлык" булсын.

2.Егылганда иң куркынычсызы эмбрион позасына керү. Монда муен - иңбашына, ияк - күкрәккә, терсәкләр гәүдәгә таба "җыела". Шул ук вакытта тезне бөгеп өлгерергә дә кирәк.

3.Сөяк сынудан саклану максатыннан тәнне йомшартырга түгел, киресенчә, бераз катырып куярга кирәк. Гәүдә "катырылмаган" булса, төп көч сөяккә төшеп, аны сындырырга мөмкин. Ә бәрелү, тукымалар зарарлану сөяк сынуга караганда тизрәк төзәлә.

4.Умыртка баганасына зыян килмәсен өчен ян белән кулга яки аяк янына егылырга тырышыгыз. Кышын кул сындыру очраклары күп була. Бу рефлектор рәвештә кулны алга сузып, бөтен гәүдә белән егылуга бәйле.

Әлеге кагыйдәләрне истә тотып, исән-имин кыш чыгарга язсын, дуслар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш урам имгәнү