Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Мартта бакчадагы җимеш агачларын нишләтергә кирәк?

Бу эшләрне сут агышы башлангач эшләргә ярамый! Югыйсә, кайрыларны яндырып, агач һәм куакларга зур зыян китерүегез бар.

Март – бакчачы өчен иң җаваплы һәм мәшәкатьле айларның берсе. Бу чорда аеруча җимеш агачларын сакларга киңәш ителә: чагу кояш нурлары кәүсәләргә зыян китерүе мөмкин.

Март башында февральдә башкарган кайсыбер эшләрне кабатларга туры киләчәк: атап әйткәндә, кар астында калган ботакларны кар авырлыгыннан арындырырга. Чөнки эри башлагач, карның бозга әверелеп, аларны сындыруы мөмкин.

Шулай ук ай башында, әгәр кышка ябып, бәйләмәгән булсагыз, ботакларны һәм ботак төпләрен “Защита” аклагычы һәм ВС-511 “водоэмульсионкасы” белән агартыгыз.

Ай ахырындарак, берәр болытлы көнне, кәүсәгә һәм ботакларга кимерүчеләргә каршы куелган бәйләвечләрне алыгыз. Айның өченче декадасында (җылы көнне) алмагач, груша һәм “яшел коймаларны” кискәләп, формалаштыра башларга мөмкин.

Март ахырында, әгәр һава торышында 15 градустан артык салкыннар көтелмәсә, груша һәм алмагачларны формалаштыруга керешергә мөмкин. Моны карт агачлардан башларга кирәк, чөнки җимеш бөреләре аларда иртәрәк ачыла.

Кәүсәдәге яраларны бакча сагызы белән (петролатум) яки әлиф нигезендә эшләнгән майлы буяу белән буяп куегыз. Кисеп ташланган ботакларны яндырыгыз.

Март ахырында бакчадагы агачларда кышлаучы корткычлардан котылу чарарларын күрегез. Мәсәлән, 700 г. мочевинаны (карбамид) бер чиләк салкын суда эретеп сөзегез дә, бар бакчадагы агач-куакларга һәм ачылган туфракка сибеп чыгыгыз. Минераль ашламаның мондый көчле эремәсе корткычлар организмында тоз алмашын бозачак һәм аларны юк итәчәк. Март аенда үткәрелгән мондый эшкәртү бернинди дә зыян китерә алмаячак. Мочевина урынына хәтта гадәти аш тозы кулланырга да мөмкин (10 литр суга 1 кг. аш тозы).

Әгәр агач кәүсәләре лишайниклар белән зыянлаган икән, аларны кәүсәдә сут агышы башланганга кадәр 7–10 процентлы тимер купоросы эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Кәүсәләргә эремәне сиптерергә дә, пумала белән сөртергә дә мөмкин. 3 көн дә үтмәс, лишайниклар кәүсәдән үзләре үк кубып төшәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев