Миләш ашагыз
Миләшнең сәламәтлек өчен файдасы әйтеп бетергесез.
Ул – С витаминына иң бай (100 грамм җимештә 100 миллиграммга кадәр) җимешләрнең берсе санала. Аның составында каротин, В2, К, Е, В витаминнары да бар. Миләш җимеше берьюлы дүрт төрле – алма, лимон, фолий, сорбин кислоталарына бай. Аны яхшылап киптереп, яки туңдырып сакларга киңәш ителә. Миләш никадәр генә файдалы булса да, тромб, ашказаны җәрәхәте, гастрит вакытында бу җимештән баш тартырга кирәк.
Миләштән ясалган сироп (1 кг миләшкә 0,6 кг шикәр комы салып ясала) элек-электән полиартрит, сидек юлы авыруларына каршы, үттә таш булганда кулланыла. Миләш төнәтмәсе витамин җитмәү, азканлылык, шикәр чире, климакстан интегүчеләргә дә ярдәмгә килә. Ул түбәндәгечә ясала: 1 аш кашыгы вакланган миләшкә 300 мл су салып, ун минут кайнатырга кирәк. Аннары ябык савытка салынган шушы катнашманы җылы урында бер сәгать төнәтәсе. Аны сөзеп, ашар алдыннан көнгә өч тапкыр бер аш кашыгы эчәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев