Нинди төстәге йомырканы ашарга ярамый?
Кабыгында зәңгәрсу төсмерләре булган йомырка тавыкның начар тукланганын аңлатырга мөмкин.
Табиб-диетолог аңлатканча, йомырка кабыгының төсе тавыкның каурыйлары төсенә бәйле. Ул йомырканың сыйфатына бәйле түгел. Коңгырт төсле йомырка кабыгы ныграк була. Йомырканың төсенә карап, андагы кальций микъдарын чамаларга мөмкин.
«Әгәр пешергәндә кабыгы ярылмасын дисәң, коңгырт төсле йомырка алырга кирәк. Йомырка тәбәсе өчен нинди төстәге йомырка алсаң да ярый», — ди белгеч.
Кабыгында зәңгәрсу төсмерләре булган йомырка тавыкның начар тукланганын аңлатырга мөмкин. Тавыкка кальций җитмәгән булуы ихтимал. Шуңа күрә йомыркада кальций азрак була.
Соломатина сүзләренчә, кабыгында караңгы таплар булган, төсе тигез булмаган кабыклы йомырканы ашамау хәерле. Бу йомырканың бозылган булуын аңлатырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев