Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Өйдән генә больничный ачтырып буламы?

Сорауга Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте белгече ачыклык кертте.

“Хастаханәгә барган идем, анда кеше өстендә кеше. Табиб бер авыруны яртышар сәгать карый. Түзмәдем, кайтып киттем. Ул больничныйны өйдән генә ачтырып булмый мени соң? Болай азапланып йөрмәс идек”, - дип язды социаль челтәрләдә подписчигыбыз Илдар Вәлиев. 

Әлеге сорау белән без сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. “Әлегә бу хакта бернинди карар да юк. Ә менә табибны чакырткан очракта, ул авыруны караганнан соң, больничный ачарга мөмкин”, - дип җавап бирде белгеч.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек