Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ресторандагы кебек бәрәңге тәкәсе - ФОТОЛАР

Зәһинә Гәрәева «Пятачок»ка чәкчәк пешереп алып килеп безне шаккатырган иде. Бар икән юмарт, киң күңелле кешеләр, дидек. Чөнки бәйрәмнең анысында бернинди бүләкләр дә көтмәгән идек. Ә оста куллы шәһәрдәшебез безне үзе пешергән тәм-том белән сыйлады.

Зәһинә ханым тумышы белән Ютазы районы Салкын Чишмә авылыннан, 30 елдан артык Чаллыда яши. 10 ел «Челны-Холод» җәмгыятендә, 10 елдан артык «Каймак» ресторанында кондитер булып эшләгән. Бүгенге көндә үз эшен булдырып, шәһәрдәшләребез өчен тәмле камыр ризыклары пешерә. 
«Бәрәңге тәкәсен ресторанда эшләгәндә бизнес-ланчка бик еш әзерли идек, төшке ашка килүчеләр бик ярата иде аны», – дип искә алды Зәһинә ханым. Газета укучыларыбыз белән дә шушы тәмле рецепт белән бүлеште ул.

10 данә бәрәңге тәкәсе өчен кирәкле ризыклар

Камыр өчен ярты стакан майонез; 4 аш калагы көнбагыш мае; 1 стакан су; бер чеметем сода, бер чеметем лимон кислотасы, тоз кирәк.
Эчлек өчен бәрәңге, суган, кара борыч, тоз, әнис орлыгы (яраткан кешегә) кирәк.
Әзер булгач 150 грамм каймак (яисә ак май) салырга. 
60-70 грамм итеп түгәрәк камыр җәябез, эченә шакмаклап туралган бәрәңге, суган, тоз-борыч салып, камырны уртадан җөй белән ябыштырып куябыз. 180 градус кызулыктагы духовкада өсте кызарганчы пешерергә. Кайнар килеш кисеп, уртасына авыл каймагы яисә эретелгән ак май салып бирергә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев