Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Салкында күзләрегез яшьләнсә...

Кеше организмы кышкы чорда күп төрле авыруларга һәм хәлсезлеккә дучар була.

Шулай ук кайбер кешеләрнең күзләре салкыннан яшьләнә, яшь коя башлый.
Сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин. Монда коры күз синдромы, кояш аллергиясе һәм салкыннан конъюнктивит та. Сәламәт кешеләрдә күз яшьләре еш кына җылытылган бүлмәдә артык коры һавадан була, кискен салкынга чыккач, атмосферада төтен газлары концентрациясе була. Боларның барысы да коры күз синдромы китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, урамга чыгар алдыннан, дымландыру өчен «ясалма күз яше» төрендәге препаратларны тамызырга кирәк.
Кешеләрдә күзнең мөгез катламында (роговица) салкынга һәм җилгә карата көчле сизгерлеге була. Монда кояштан саклаучы күзлекләр ярдәм итәчәк. Өлкән яшьтәге кешеләрнең дә күзләре яшьләнергә мөмкин. Бу очракта табиблар иртән һәм кич күзгә зарядка ясарга киңәш итә. Күзләрне 10-15 тапкыр каты итеп йомып ачу да җитә.
Кояштан аллергия булуы, шулай ук күз яше каналның үтемлелеге бозылуы мөмкин. Моннан тыш, организмда В2 һәм калий витамины җитмәсә салкында күз яшьләре ага. Әгәр мондый проблема булса, ирен ярылу, ирен чите бозылу, йокы килү һәм тиз ару билгеләре дә булачак. Бу очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш Сәламәтлек саклау чир