Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Киңәш-табыш

Сатучы товарның экспертизасын кайсы очракта үз хисабына үткәрә?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлеге җавап бирә.

Әгәр сез сатып алган товарда җитешсезлек тапсагыз һәм сатучыга дәгъва белдерсәгез, бу мәсьәләне ничек хәл итәргә?:

1. Сатучының тикшерү хокукы

Сатучы башта товарны үзе карап чыгарга хокуклы. Бу «сыйфатны тикшерү» дип атала. Ул моны товарның ни өчен бозылганын аңлау өчен эшли.

2. Бәхәс туса — Экспертиза

Әгәр сезнең белән сатучы арасында бәхәс чыкса (мәсәлән, сез: «Бу — заводтагы җитешлсезлек», — дисез, ә сатучы: «Сез аны үзегез ваткансыз», — дип тора), сатучы бәйсез экспертиза оештырырга тиеш.

• Мөһим: Экспертиза өчен сатучы үз кесәсеннән түли.

3. Сезнең катнашу хокукыгыз

Товарны беренчел тикшергәндә дә, бәйсез экспертиза уздырганда да сезнең анда катнашырга (янында торырга) хокукыгыз бар. Бу процессның гадел үтүен карап тору өчен кирәк.

4. Эксперт нәтиҗәсе

Эксперт үз фикерен язмача рәсмиләштерә (эксперт бәяләмәсе). Аның күчермәсен сезгә дә бирергә тиешләр. Бу кәгазьдә товарның чынлап та бозык булуы һәм аның ни сәбәпле (заводтагы хатамы әллә кулланучы гаебеме) бозылуы языла.

5. Гарантия һәм җаваплылык

• Әгәр товарга гарантия срогы бирелгән булса, шул вакыт эчендә чыккан барлык җитешсезлекләр өчен сатучы җавап бирә.

• Әгәр сатучы товарның сезгә тапшырылганнан соң бозылуын исбатласа, ул җавап бирми. Мәсәлән, сез аны дөрес кулланмагансыз, дөрес сакламагансыз, төшеп киткән яки транспортировка вакытында ватылган.

Сатучы белән килешмәсәгез — экспертиза таләп итегез, аның өчен сатучы түли, ә сез процесста катнаша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: защита прав потребителей