Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Суга батучыга ничек ярдәм итәргә?

Киңәшләр.

– Паникага бирелмәгез. Әлбәттә, балагызның яки якын кешегезнең суга бата башлавын күргәч, үзегезне кулга алу җиңел түгел. Ләкин аңа булышу өчен салкын канлы булырга кирәк.
– «Кеше бата! Ярдәм итегез!» – дип кычкырыгыз. Кеше күбрәк булган саен яхшырак. Кемдер суга батучыга таба йөзәчәк, икенчесе коткаручылар артыннан йөгерәчәк, өченчеләре көймә артыннан чабачак, дүртенчеләре ашыгыч ярдәм чакырачак.
– Батучыга хәзер аңа ярдәм итәчәкләрен әйтегез, «ярдәм килеп җитә!» дип кычкырыгыз. Әгәр дә ул бата башлаган гына икән, ул сезне ишетәчәк. Сезнең сүзләрегез аны бераз тынычландыра, су өслегендә озаграк торырга мөмкинлек бирәчәк.
– Тирә-якка карагыз. Бәлки янәшәдә коткару җиһазлары бардыр: һава белән тутырылган матраслар, камералар, жилетлар. Әгәр дә бата башлаучы кеше ярдан ерак булмаса, аларны аңа ташларга була. Үзегез дә көймәдән төшеп су коенасыз икән, анда да коткару чаралары булырга тиеш. Бәлки янәшәдә башка көймәләр яки җилкәннәр бардыр. Баулар, таяклар, хәтта озын агач ботаклары ярдәм итә ала. Аларны суга батучыга сузыгыз, ул аларга ябышачак.
– Суга батучыга ярдәмгә ташланыр алдыннан киемнәрегезне салыгыз. Әйе, вакыт кыйммәт. Ләкин кием булмаса, сез тизрәк йөзәчәксез. 
– Батучыны күздән ычкындырмагыз. Аңа арткы яктан гына якын килергә кирәк. Бу – сезнең өчен бик мөһим. Чөнки кеше инде үзен контрольдә тота алырлык хәлдә булмыйча, сезне дә батырырга мөмкин. Әгәр ул сезне күрә һәм сезгә таба борыла икән, су астына чумыгыз, аны аякларыннан тотып, үзегезгә аркасы белән борыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев