Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Шулпалы ит бәлеше ашыйбызмы?

1-1,5 сәгать пешә.

«Татар халык ашлары» китабыннан шулпалы ит бәлеше рецепты тәкъдим итәбез.

Төче камыр өчен: савытка 2 йомырка сытып, тоз салып, 100 г үсемлек мае яисә атланмай, 200-250 мл су кушып, яхшылап болгатабыз. Аннары он (900 г) салып, камыр басабыз.

Эчлек өчен 1,5-2 кг ит, 1,5-2 кг – бәрәңге, 300 г – башлы суган, 400 мл – шулпа, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак.
Эш барышы: Камырның дүрттән бер өлешен алып куеп, калган зуррак өлешен 4-5 мм калынлыкта таба кырыеннан бераз чыгып торырлык итеп җәябез.

Ит белән бәрәңгене шакмаклап турыйбыз һәм икесен бергә кушабыз. Ваклап туралган суган, тоз, борыч кушып болгатабыз. Әзер эчлекне табадагы камырга өеп салабыз һәм камырның кырыйларын күтәртеп бөгәбез. Аннары кечерәк камырны җәеп, бәлешнең өстенә ябабыз, читләрен чеметеп ябыштырабыз.

Капкачын уртадан тишеп, калган камырдан бөке әвәләп, каплап куябыз. Бәлешнең өстен майлап, мичкә тыгабыз. Мич кызу булып, бәлешнең өсте көя башласа, дымлы кәгазь ябарга мөмкин. Бәлешне 1-1,5 сәгать тотканнан соң, мичтән алып, бөкесен ачабыз һәм алдан әзерләп куйган шулпаны салабыз да, бөкесен ябып, пешеп чыкканчы мичтә тотабыз.
Бәлешне табынга үз табасында чыгарабыз.

Гөлфия Ибатуллина фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су