Табиб-терапевт, кардиолог һәм диетолог Филипп Кузьменко киңәш бирде.
«Гомуми киңәш: көненә 1-2 йомырка ашарга ярый, әмма күбрәк түгел. Ул шактый калорияле, шуңа күрә, күп ашасаң, артык май тупланырга пупларга мөмкин. Әгәр андый үзенчәлекләрегез булмаса, ашагыз. Йомырка кешене үтерми. Йомырка куллануга чикләр юк», – диде ул Кузьменко «Радио 1» белән әңгәмә барышында.
Аның әйтүенчә, йомырканы күп микъдарда да кулланырга була, ләкин артык авырлык тупламас өчен аның сарысын ашамаска киңәш ителә.
«Йомырка сарысы – ул май. Әгәр дә сез йомырканы күп итеп ашарга телисез икән, сарысын ташлау яхшырак, чөнки көн дәвамында сез башка продуктлардан да май җыясыз»,– дип киңәш итте табиб.
Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» проекты гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев