Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тәмле кавынны ничек сайларга?

Кисеп карап алмау хәерле, чөнки составында шикәр күп, анда бактерияләр тиз үрчи.

Роспотребнадзор кавын сатып алучылар өчен киңәшләр бирде. Сыйфатлы кавын бөтен була, анда таплар, ярыклар һәм бәрелгән урыннар күренми.

Кавын өлгергәнме икәнен аңлар өчен суккалап карарга кирәк. Тавыш тонык булса, кавын өлгергән, тавышы шалтырап чыкса, кавын әле өлгереп бетмәгән дигән сүз. Койрыгы коры булса да кавын өлгергән була.

«Яхшы кавын гандбол тубы кебек, бераз пружинлап торырга тиеш. Әгәр ул каты карбыз кебек булса, әле өлгереп җитмәгән дигән сүз. Әгәр кабыгына баскач, бармак эзе калса, кавын артык өлгергән яки бик озак сакланган була», — ди белгечләр.

Өлгергән һәм сыйфатлы колхозчы сорты кавынының кабыгы шома була, торпедо кавыны, киресенчә, кытыршы һәм буразналы. Өлгермәгән җимешнең кабыгы бераз ялтырап тора.

Кавынны автомобиль юлы буенда сатып алмау хәерле. Аның зарарлы матдәләрне үзенә сеңдергән булуы ихтимал.

Кавынны август азагы, сентябрь башында алып ашау хәерле. Соң өлгерә торган җимешләр файдалырак. Аларны элпә астында үстермиләр, агулар һәм химикатларны, минераль ашламаларны да азрак кулланалар.

Шикәр авыруы, ашказаны җәрәхәте ялкынсынган кешеләргә, авырлы һәм бала имезүче хатыннарга кавын ашамый тору хәерле, дип киңәш итә Роспотребнадзор.

фото: https://ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев