Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ташкабак шешне бетерә

Ул калориясе иң аз дәрәҗәдәге яшелчә (100 грамында – 27 ккал). Клетчаткага бик бай булуы нәтиҗәсендә туклыклы да. Ташкабак организмда җиңел үзләштерелгәнлектән, ашказаны, эчәкләр, бавыр (гепатит, холецистит, үт куыгында таш барлыкка килү) ялкынсынганда билгеләнә торган барлык диеталар составына керә.

Сидек кудыру үзенчәлегенә ия булганлыктан, еш кына шешенкелеккә китергән йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен алыштыргысыз яшелчә. Ташкабакның кечерәкләре (10-15 см) бигрәк тә сихәтле: аларда файдалы матдәләр, кем әйтмешли, “мыжгып” тора. 
Ташкабакны пешерү: чистартып, боҗралап турарга, өстенә бераз гына тоз сибеп, үсемлек мае бөркергә. Газ мичендә (10 минут) яки мультиваркада (7 минут) пешерергә. Табынга яшел тәмләткечләр белән бизәп куярга. 

 

Фото: oldfarmer.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт