Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Томат согы рецепты

Тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинадан томат согы ясау рецептын тәкъдим итәбез.

– Сезгә гади генә әзерләнә торган томат согының рецептын язып үтәм. Помидорларны яхшылап юып, соковыжималкадан чыгарабыз. Шушы массаны кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, күбеген җыеп алабыз. Әкрен утта 10 минут кайнаткач, 1 литр сок исәбенә: тулыр тулмас 1 чәй кашыгы тоз, өеп бер чәй калагы шикәр комы, 2 данә хуш исле (душистый) борыч, 1 данә кечерәк лавр яфрагы салып, тагын 15 минут кайнатабыз. Утны сүндергәч, тәмләткечләрен җыеп алабыз. Согыбыз әзер! Стерильләшкән банкаларга салып, тимер капкач белән ябып куябыз. Бик күпләр сораган иде бу рецептны. Быел помидор уңышы бик мул, рәхәтләнеп сок ясап куярга була, – дип яза безгә Рәмзия ханым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев