Томаттан кышкыга тәмле сок ясап карагыз!
Киңәш-табыш

Томаттан кышкыга тәмле сок ясап карагыз!

Җайлы Рецепт

10 кг помидорны иттарткыч аркылы чыгарырга,  дуршлаг аркылы согын сыгарга.

10 кг помидордан 6 литр сок чыкты. Ничә литр чыгуы помидорның төренннән дә тора.

Сокны кайнатырга куярга, күбеген җыеп алырга. 6 литрга 6 зур калак шикәр комы, 6 кечкенә калак тоз саласы.  Тәмен кабып карый – карый, үзегезгә ничек ошый, шулай өстәгез.

10 минут акрын утта кайнатырга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

 


томатныйсок

Нет комментариев