Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тузганак һәм сирин чәчәгеннән төнәтмә

Ул кул-аяк, буыннар сызлаганда файдалы.

1 литрлы банкага икесен дә тутырып, көнбагыш мае салып берәр ай чамасы тотабыз. Әлеге төнәтмәне кул-аяк, буыннар сызлаган, тәндә таплар булган урыннарга сөртергә була. 
Салкын тигәндә көнгә ике тапкыр берәр бал кашыгы эчәргә дә мөмкин. Әлеге чәчәкләрне аерым-аерым банкаларга тутырып, өстенә аракы салып та төнәтмәсен ясарга була. Авырткан урыннарга сөртсәң, файдасы зур. Сирин чәчәге төнәтмәсен аякта шпоралар булганда да, үкчә ярылганда да кулланалар. Аны көнгә өчәр тапкыр 30ар тамчы эчәләр, шул ук вакытта авырткан урынга компресс куялар.


Искәртеп үтәбез, халык медицинасы чараларын кулланганчы, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халыкмедицинасы