Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Үкенечләр яшәргә комачауласа нишләргә?

Кичәгегә кире кайтып булмый, әмма дөрес нәтиҗәләр ясарга була.

Кеше күңеле тирән сандык, диләр. Анда бик күп хисләр, хатирәләр яшеренгән. Бүген бик тә ачы, авыр булган үкенеч тойгысы белән яшәүче кешеләрнең сөйләгәннәрен җиткерәбез. Үкенеч сезгә тормыш ямен тоярга комачауласа, 18 ел эш тәҗрибәсе булган психолог Валерия Юсупова киңәшләренә колак салыгыз әле.

Үкенечләр – тормышның котылгысыз бер өлеше. Һәркемнең үз гомерендә бер генә тапкыр булса да сайлаган юлының дөрес булмавы, булган мөмкинлекне куллана алмавы, сүзләрен уйлап бетермичә әйтүе өчен борчылганы бардыр. Психология күзлегеннән бу күренешнең сәбәпләре мондый булырга мөмкин:
– Тормышка ашырылмаган потенциал (мөмкинлекләр). Әгәр башка юлны сайлаган булсак, бүгенге тормышыбыз нинди булыр иде дип уйланабыз, аны күз алдына китерәбез. Хәзерге чынбарлык белән чагыштыргач, күңел төшә.
– Үз-үзеңә бәянең түбән булуы. Ул чагында кылган гамәлләребезне хата, акылсызлык, мәгънәсезлек дип саныйбыз. Шуңа үз-үзебезне «ашыйбыз», үз-үзебездән гайрәтебез чигә.
– Хатаның кабатлануыннан курку. Бу хис киләчәктә саграк, игътибарлырак булырга этәрә.

Әгәр үкенечләр көчле булып, яшәргә комачауласа нишләргә?
1. Үткәннәрне кабул итәргә һәм үз-үзеңне кичерергә өйрәнергә кирәк. Кичәгегә кире кайтып булмый, әмма дөрес нәтиҗәләр ясарга була. 
2. Бүгенге белән яшәгез, киләчәк турында уйлагыз. Хаталар турында гына уйлап гомер уздырганчы, бүгенге уй-теләкләрегезне тормышка ашырыгыз.
3. Якын кеше белән ачылып сөйләшегез. Сезнең ситуациягә читтән караган кеше сезгә дә бу хәлгә башка күзлектән карарга, башка бәя бирергә ярдәм итә ала.
4. Әгәр үкенеч инде исән булмаган кеше белән бәйле икән, аңа хат языгыз. Бу үз-үзегезне кичерергә һәм бу хакта уйлаудан туктарга ярдәм итәр.
Үкенечсез тормыш буламы? Юктыр. Тик аның белән яшәргә өйрәнергә була. Гафу итәргә. Үткәннәргә бүгенгеләрне бозарга ирек бирмәскә. Шунысы да бар – хаталар безне нәрсәгә дә булса өйрәтә. Ул сабакны вакытында кабул итәргә генә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: психолог