Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Үсентеләрегезгә яктылык җитәме?

Моның өчен азык-төлек фольгасыннан файдаланырга мөмкин.

Ниһаять, тәрәзә төпләрендә беренче үсентеләр күренә башлады. Тәҗрибәле бакчачылар үсемлекләргә су, файдалы матдәләр белән беррәттән, җитәрлек күләмдә яктылык кирәклеген дә яхшы белә.

Март аен бездә кышка кертеп караучылар да күп, чөнки көннәр суык, кояш әле җитәрлек күләмдә яктыртмый. Шуңа да яктылык турында үзебезгә хәстәрләргә кирәк. Лампа кулланмыйча, тәрәзәдән төшкән яктылыкны ничек итеп күбрәк «сирпергә»? Сере бик гади генә. Моның өчен азык-төлек фольгасыннан файдаланырга мөмкин.

Фольганы берәр нинди тактага ябыштырып, экран ясыйбыз да тәрәзәнең буеннан-буена (бүлмә ягыннан) үсентеләргә һәм тәрәзәгә каратып урнаштырабыз. Болай эшләгәндә фольга урамнан төшкән яктылыкны ике тапкыр диярлек арттырачак, дип киңәш итә https://kiziltan.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт